Татарстанның Питрәч районында яңартылган “Батыр” кино залы ачылды

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Кичә Татарстанның Питрәч муниципаль районында яңартылган “Батыр” кино залы ачылды. Аны модернизацияләү Кино залларын яңадан җиһазландыру буенча ил кинематографына социаль һәм икътисади ярдәм фонды тормышка ашыра торган федераль программа кысаларында башкарылган. Хәзер биредә яңа цифрлы җиһазлар, заманча тавыш системасы һәм уңайлы утыргычлар урнаштырылган. Ә Питрәчтә яшәүчеләр премьераларны 3D һәм 2D форматта карый ала.

Ачылыш тантанасында ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Питрәч районы башлыгы Илһам Кәшапов һәм “Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова катнашты.

“Татарстан Республикасы кинотеатрларына югары технологияле җиһазлар урнаштыру – федераль үзәк белән берлектә алып арыла торган зур планлы эш, - дип белдерде Эльвира Камалова. -2015 елдан башлап 23 кино залы яңадан җиһазландырылды, моның өчен федераль үзәктән бүлеп бирелгән 113 миллион сумнан артык акча тотылды”. 

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары сүзләренчә, соңгы елларда кече шәһәрләр һәм авылларда мәдәниятне үстерү буенча зур күләмле эшләр башкарыла.

Белешмә өчен: 20172017 елларда Татарстанның 23 кино залын яңарту өчен Кино фонды тарафыннан 113 124 500 сум акча бүлеп бирелгән.

Хәзерге вакытта республикада 17 модернизацияләнгән кино залы эшли. Аларның һәркайсы 5 миллион сумга кадәр акча алган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International