Казанда “Ел хәйриячесе – 2017” конкурсына йомгак ясалды

2018 елның 16 марты, җомга

Бүген Казанда республика “Ел хәйриячесе – 2017” конкурсына йомгак ясалды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кулыннан 59 меценат лаеклы бүләкләр алды. Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында узган бу чарада “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
“Хәйриячеләребез ярдәме белән без байтак мәсьәләләрне хәл иттек. Балаларның төрле категорияләренә булышлык һәм аларны мәктәпкә әзерләү белән бәйле программалар турында әйтүем. Шул ук вакытта борынгы Болгар шәһәрен яңарту, Свияжск утрау-шәһәрен, Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу кебек зур проектларны да атарга була,” – диде Рөстәм Миңнеханов, дип яза “Татар-информ” МА.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, үзләренә генә түгел, янәшәдәгеләргә дә игелек эшләргә теләүче компанияләр һәм кешеләр эшчәнлеген һәрвакыт билгеләп үтү зарур.
Минтимер Шәймиев фикеренчә, хәйрия белән шөгыльләнгән кеше үзе дә яхшы якка үзгәрә.
“Күп юнәлешләрдә хәйриячелек белән шөгыльләнеп, без рухыбызны баетучы игелекле эш башкарабыз. Шундый рухи байлыгың булмаса, бу дөньяда яшәү авыр,” – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе.
“Ел хәйриячесе” конкурсы 2007 елдан бирле Республика хәйрия  мәсьәләләре советы эшчәнлеге кысаларында ел саен үткәрелә. 11 елда анда 2 меңнән күбрәк эшкуарлар, коммерциячел булмаган оешма, массакүләм мәгълүмат чарасы, хәйрия фонды һәм физик затлар катнашты. Конкурста катнашучыларның хәйрия иганәсе гомуми суммасы 35 миллиард сумнан артып китте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International