Уразбахты мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап уздырылган бәйрәм чарасына тыл ветераннары һәм сугыш чоры балалары чакырылган иде. Безнең авылда мондый чара тәүге мәртәбә оештырылды. Чәй өстәле артында 35 кунак җыелды. Өстәлдә сый-нигъмәт мул иде. Җирлек башлыгы Рөстәм Шәйхетдинов, бу өлкәдә эшләүче барлык хезмәткәрләр нык тырышканнар. Аннан бәйрәм рухы йортларга таралды. Кемдер илебезгә Бөек Җиңү китергән якынының каберен зиярәт кылгандыр, кемдер табын артында хәтер яңарткандыр бу көнне. “Безгә шундый игътибар күрсәткәннәре өчен аларның барысына да рәхмәт“,– дип хәбәр итә тыл ветераны Сания ГАНИУЛЛИНА.