Чаллы халкы шәһәрнең "Экояз" экологик фестивалендә катнашу өчен чакырыла

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

12 май көнне, Россиядә билгеләп үтелә торган Экологик белем көне кысаларында, Яр Чаллыда шәһәрнең "Экояз" экологик фестивале булачак. 13.00 сәгатьтә Ипподром территориясендә экологик мастер-класслар, ярминкә, ат-спорт мәктәбе буенча шоу, экохәрәкәтләрдән чыгышлар һәм уеннар узачак. Фестивальне уздыру максаты шәһәрдә яшәүчеләрне туган төбәк табигатен өйрәнүгә һәм саклауга җәлеп итүдән, экологик мәсьәләләргә катнашу буенча җаваплылык хисен үстерүдән, чүпне аралап җыю һәм экологик яшәү рәвеше турындагы идеяләрне популярлаштырудан гыйбарәт.

Шәһәр бәйрәмендә катнашу өчен теләге булган һәркем чакырыла!

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International