Казан федераль университеты “КФУда ПРОфән” фәнни-популяр проектының “Ачылышлар төне” (17.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр) дип аталган 8 нче сериясен оештыра. Бу юлы КФУ һөнәрләр хакында сөйләшүгә чакыра. “Университетта уздырылган бу төн” аеруча киң күләмле булырга охшый. КФУның барлык тармаклары (14 институт, 1 факультет, 2 филиал, 2 лицей) тамашачылар өчен төрле интерактив чаралар: мастер-класслар, тәҗрибәләр, квест уеннары әзерлиләр. Мисал өчен, үзеңне чын криминалистик лабораториянең тикшерүчесе ролендә сынап карарга була, кыр геологы кебек походка җыенырга мөмкин, web-уйлап табучы булып уен оештырырга яисә тәҗрибә үткәрергә, «Әни, мин химик» дип аталган фотозонада фотога төшәргә дә мөмкин булачак. Университет тагын бик күп төрдә кызыксындыру чаралары: поэзия баттлы, гарәпчә язу буенча мастер-класс, математик фокуслар, гаҗәеп үсемлекләрдән әзерләнгән эчемлекне татып карау.
Чараның тулы программасы белән www.night.kpfu.ru сайтында танышырга мөмкин. Керү ирекле.