Район мәгариф идарәсендә җитәкче алышынды,анда Айгөл Хәбибҗан кызы билгеләнелде. Айгөл Мөхәммәтҗанова белеме буенча татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Актаныш телевидениесендә диктор-корреспондент, Алабуга дәүләт педагогия университетында татар әдәбияты кафедрасы ассистенты, декан урынбасары, кафедра доценты булып эшләгән. Тукай районы мәгариф идарәсе башлыгы вазифасына килгәнче Казан федераль университетының Алабуга институтында кафедра доценты булып эшләгән.