Швеция дебюты: пляж гандболы буенча дөнья чемпионатының беренче көн йомгаклары

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Казанда пляж гандболы буенча дөнья чемпионаты башланып китте – Пляж спорт төрләре үзәге кортларында ярышларның беренче көнендә төркем этабының берьюлы 32 матчы узды. Уеннар бик мавыктыргыч иделәр, сансацияләрсез дә булмады: Швециянең ир-атлар командасы планета беренчелегендә тарихта беренче җиңүенә иреште.

Дөнья чемпионаты параллель рәвештә узган өч матчтан башланып китте. Әмма аларның берсендә дә катгый көрәш күзәтелмәде. Турнир дебютантлары – Вьетнам хатын-кызлар җыелма командасы норвегиялеләргә бик яхшы каршы тордылар, әмма икенче сетта бирештеләр. Сетканың ир-атлар өлешендә даниялеләр Оман җыелмасын оттылар, ә Катар командасы австралиялеләрдән көчлерәк булып чыкты. 

Данияле ир-атлар җиңүен бу илнең хатын-кызлар командасы да күтәреп алды, алар әллә ни кыенлыксыз гына Мексика җыелмасын артта калдырдылар. Ә менә ир-атлар арасында гамәлдәге дөнья чемпионнары булган хорватларга авырга туры килде, алар Уругвай командасын буллитлар сериясендә генә җиңә алдылар. Казанда дебютантлар җиңелүе сериясен Вьетнам ир-атлары һәм Америка кызлары да дәвам итте – алар Испания һәм Таиландка “коры исәп” белән отылдылар.

Россиянең хатын-кызлар командасына дөнья чемпионатында уенны төп фаворитларның берсе булган Бразилия командасына каршы башларга туры килде. Россиялеләр куркып калмадылар, яхшы уен күрсәттеләр, әмма Бразилия кызларының тәҗрибәсе зуррак шул, алар өстенлектә калды.

Матчтан соң команданың баш тренеры Виталий Волынченко гандболчылар бик дулкынландылар дип белдерде. “Шуннан курыккан идек, әмма бу шулай булды, турнир фаворитлары булган бик көчле командага каршы уйнаганда нервларны кулда тота алмадык. Уенда уңай мизгелләр дә булды, әмма без берничә хата җибәрдек, алар өстендә эшлисе бар. Турнир әле башлана гына, җитешсезлекләрне төзәтеп, алга барырбыз”, - диде ул.

Россия ир-атлары дөнья чемпионаты дебютантларына – Швеция командасына каршы уйнадылар. Турнир хуҗалары беренче сетны отсалар да, икенче периодта уенны йомшарттылар һм буллитлар сериясендә отылдылар.

Дөнья чемпионаты стартында төп сенсацияне аздан гына Греция хатын-кызлар җыелма командасы ясамый калды: бу команда испаниялеләрдән – гамәлдәге дөнья чемпионнарыннан беренче сетны исәптә ике тапкыр өстенлек белән отты. Әмма Испания ахырдан икенче партияне, буллитлар сериясен һәм гомумән, матчны отты. Сетканың ир-атлар өлешендә аргентиналыларга Иран җыелмасын җиңәр өчен матчтан соңгы ыргымнар кирәк булды.

Дүрт тапкыр дөнья чемпионнары булган бразилиялеләр Америка җыелмасына каршы уйнаганда бернинди кыенлык та тоймадылар, сетларның һәркайсында унга якын очко оттылар. Алда узган дөнья чемпионаты хуҗалары булган венгрлар Яңа Зеландиянең ир-атлар командасын – дөнья беренчелегенең тагын бер дебютантын тар-мар иттеләр. Парагвай һәм Кытай Тайбэе гандболчы кызлары буллитлар сериясендә көндәшләре Австралия һәм Уругвай кызларыннан уңышлырак чыгыш ясадылар.

Польшаның хатын-кызлар командасы Франция җыелмасын отты, аннан соң сетканың ир-атлар өлешендә Оман һәм Катар үзләренең икенче җиңүләренә ирештеләр. Беренчеләре буллитлар сериясендә Австралияне җиңде, икенчеләре даниялеләрне “коры исәпкә” оттылар. Вьетнам һәм Мексика кызлары үзләренең беренче дөнья чемпионатларында старт көнендә бер сетны да иярли алмадылар: беренчеләре икенче матчларында Даниягә, икенчеләре Норвегия командасына отылдылар.

Россия кызларын откан команда исә төркем этабында җиңүле адымнарын дәвам итте – Бразилия кызлары АКШ командасын бик тиз оттылар. Хорватия һәм Венгрия гандболчы кызлары Вьетнам һәм Аргентинаны “коры исәпкә” оттылар, ә менә иранлыларга Уругвайга каршы торганда бик нык тырышырга туры килде: Иран җыелма командасы җиүен бары тик матчтан соңгы ыргымнардан соң гына бәйрәм итә алды.

Нейтраль җанатарлар үзләренең беренче дөнья чемпионатларында уйнаучы Яңа Зеландия ир-атлар командасы уенына гашыйк булмый калмаганнардыр. Һәр матч алдыннан яңазеландиялеләр ритуаль бию башкардылар. Бу исә ярышларга үзенә бер күңеллелек, матурлык өстәде, әмма нәтиҗәләргә генә ярдәм итмәде. Турнирдагы икенче матчларында яңазеландияле гандболчылар испаниялеләргә отылдылар. Параллель очрашуда исә шведлар тагын таң калдырдылар – дебютантлар дүрт тапкыр дөнья чемпионнары булган бразилиялеләрнең бер сетларын алдылар, икенче партияне аларга бирделәр һәм буллитлар сериясендә җиңделәр. Греция хатын-кызлар командасы испаниялеләргә җиңелүеннән соң тернәкләнеп, буллитлар сериясендә Австралияне оттылар.

Франция һәм Ургвай кызлары арасындагы матчта буллитларсыз булмады – франциялеләр беренче периодны оттылар, аннан соң отылдылар һәм буллитлар сериясендә бер очкога калыштылар. Россия кызлары исә турнирда беренче җиңүләренә ирештеләр: Таиланд командасын “коры исәпкә” оттылар.

Беренче көннең иң драматик уены Россия һәм АКШ ир-атлар командалары арасында булды – командалар откан периодлары белән алмаштылар, аннан соң буллитлар сериясенә керештеләр. Игорь Неклюдов беренче бәрүне башкарып чыга алмады. Гол кергән очракта америкалылар җиңә алган булырлар иде, әмма Андрес Эспиносаның тубын Россия җыелмасы голкиперы Антон Заболотский бәреп чыгарды. Аның капкасына Александр Браун да туп кертә алмады. Анна соң Неклюдов икенче омтылышта тупны каршы команда капкасына кертеп, турнирда беренче җиңүне китерде. Көннең йомгаклау матчларында Испания һәм Польша хатын-кызлар командалары Парагвай һәм Кытай Тайбэе командаларын оттылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International