«Крутушка» фестиваленә Казанда “Гасырдан-гасырга, елдан-елга” исемле фотокүргәзмә ачыла

2018 елның 30 июле, дүшәмбе

1 август көнне 15.00 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда “Крутушка” фестиваленең юбилей елына әзерлек уңаеннан “Гасырдан-гасырга, елдан-елга” исемле фотокүргәзмә ачыла.

Татарстан һәм Россиядә яшәүче халыкларның тарихы һәм мәдәнияте белән таныштыру максатыннан “Милли музейда милли мәдәниятләр” проекты эшләп килә. Әлеге программа кысаларында төрле техникада һәм төрле темаларга багышланган күргәзмәләр оештырыла.

Беренче тапкыр 2009 елда үткәрелгән халыкара «Крутушка» этнофестивале - этномузыка һәм фольклор мирасын сөючеләр өчен күптән көтелгән вакыйга. Фестивальнең беренче юбилей елы алдыннан оештырыла торган фотокүргәзмә 1-15 август көннәрендә эшләячәк. Экспозиция Татарстан Милли музей залында оештырыла.

Тәкъдим ителә торган эшләр фестивальнең 10 еллык тарихына багышланган. Казан һәм Россия фотографлары туган җир, Россия, дөнья мәдәниятләрен төрле яссылыкта күрсәтә. Мәгънәле йөзләр, бәхетле елмаю, төрле буын һәм халыклар татулыгы атмосферасы, сирәк уен кораллары, тарихи милли киемнәр - сүз белән аңлатып булмаган тәэсирләр һәм эчтәлек фотокамера ярдәмендә тотып алынган.

Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 292-32-18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International