Лениногорскида «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” хәйрия акциясе узачак

2018 елның 17 августы, җомга

Ул 24 августта Урман паркындагы бию мәйданчыгында узачак. Анда беренче сыйныфка баручыларга 108 портфель, 3 һәм 6 сыйныф укучыларына 3 портфель тапшырыла. Аларның барысы да аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүчеләр.

10.00 сәгатьтә башлана.

Мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр шәһәр һәм район советының 30 депутаты средстволарына алынган.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International