Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Портал муниципальных образований РТ
рус
тат
Сорау бирү
Ассоциация Cовет МО РТ
Эшчәнлек
Муниципаль районнар
Җирле үзидарә
Интернет кабул итү
ТР муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе
Совет турында
Документлар
Матбугат хезмәте
Халык мөрәҗәгатьләре
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре рейтингы
Муниципаль берәмлекләр өчен конкурслар
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Татарстан Республикасының якташлар җәмгыятьләре
Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәнең коммуналь хезмәтләренә яңа махсус техника ачкычлары тапшырды
2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе
Казанда Меңьеллык мәйданында республика мунициципаль районнарының коммуналь хезмәтләренә яңа махсус техника ачкычлары тапшыру тантанасы узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Татарстанның коммуналь хезмәтләре хезмәткәрләренә 46 махсус машина тапшырылды: самосваллар, автогрейдерлар һәм тракторлар. 2 махсус техниканы Бөгелмә
районына
тапшырдылар.
Ачкыч т
апшыру тантанасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров
та
катнашты.
2018 елда
б
арлыгы махсус һәм коммуналь техника сатып алу заявкасына 117 берәмлек техника кертелгән, шуларның 28е элегрәк муниципалитетларга бирелгән булган.
«Республикада коммуналь хезмәтләребезнең автомобиль паркын яңарту буенча системалы эш алып барыла. Моңарчы 200 берәмлек техника тапшырылган иде. Моннан тыш, 80ләп „КАМАЗ“ автомашинасы ремонтланган. Бу эш кешеләрнең кәефе әйбәт булсын өчен: юллар вакытында чистартылсын һәм ремонтлансын, кирәкле хезмәтләр күрсәтелсен өчен киләчәктә дә дәвам итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Искәртәбез, 2017 елда муниципалитетларга шулай ук 207 берәмлек махсус техника тапшырылган булган.
ТР Президенты Матбугат хезмәте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз