Белем күтәрү курслары ачылды

2018 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

“Россия дәүләт гадел хөкем университеты” федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесенең Казан филиалы базасында бүген Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре өчен “Суд эшчәнлегендә татар теле” темасына белем күтәрү курслары ачылды. 

Мондый курсларны уздыру кирәклеге турындагы карар суд эшләрен башкарганда татар телен куллануны киңәйтүгә юнәлдерелгән чараларны әзерләү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 9 сентябрендәге 2265-р номерлы боерыгы белән булдырылган эшче төркем карарын гамәлгә ашыру максатыннан кабул ителгән иде. Мондый курслар беренче тапкыр уздырыла.

Курслар ачылышында Татарстан Республикасы юстиция министры  Р.И.Заһидуллин, әлеге уку йорты директоры Р.А.Шәрифуллин, югары уку йортының педагоглар составы катнашты. Р.И.Заһидуллин, тыңлаучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, суд эшләрен татар телендә алып баруның никадәр мөһимлегенә басым ясады. Р.А.Шәрифуллин җәмәгать судьяларын һәм аппаратлар хезмәткәрләрен республика суд системасы өчен шулай актуаль булган тематика буенча уку тәмамланганнан соң үз теләк һәм тәкъдимнәре белән бүлешергә чакырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International