Укытучы, өмет һәм мәхәббәт
Саласыз сез безнең йөрәккә.
Һәр сүзегез, акыл-киңәшегез,
Зур ышаныч безгә, терәк тә.
Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң гүзәл һәм иң җаваплы һөнәрләрнең берсе. Мөгаллим исемен йөртү өчен табигать биргән илаһи көч, сабырлык, зирәклек һәм акыл тирәнлеге, өмет, ышаныч һәм ныклы иман кирәк.
Җир йөзендәге һәр кеше дә укытучы булып бетә алмый, укытучы булып эшләү өчен җан җылысы, ачык күңел, олы йөрәк һәм балаларны ярату кирәк. Зур Нөркәй мәктәбе укытучылары боларның барысына да ия.
Көзнең иң матур аенда укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Менә шул уңайдан без дә Зур Нөркәй гомуми урта белем мәктәбендә үзебезнең укытучыларыбызны котлап кечкенә бәйрәм оештырдык. Укучыларыбыз узләренен матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр.