Районда аллергия белән интегүче балаларны бакчага урнаштыру, тукландыру әлегә ата-ана проблемасы булып кына кала килде. Быел “Кояшкай” балалар бакчасы алар өчен махсус комплектлаштырылачак дигән хәбәр көтелмәгән һәм шатлыклы булды. Район җитәкчелеге әзерлекне тиз тотты: уку елы башына төркемнәр гипоаллерген көнкүреш кирәк-яраклары белән комплектлаштырылды, балага ярамаган продуктлар аңа туры килүчегә алмаштырылып әзерләнә башлады.
Яңалык районда аллергик балалар саны, аларның ничәсе кайсы балалар бакчасына йөрү статистикасын барлаудан башланды. Район мәгариф идәрәсе методисты Рамилә Хәбибуллина сүзләренә караганда, берничә баланың шәһәрнең төрле бакчасына йөргәнлеге, аллергиядән интегүчеләр арасында өйдә генә калучылар барлыгы да ачыкланды. Хәзер “Кояшкай” балалар бакчасы район башкарма комитеты боерыгы нигезендә сәламәт һәм аллергия белән авыручы балаларга белем бирүче учреждение булып оешты. Яңалыкның максаты – балаларның сәламәтлеген саклау комплекслы программасына нигезләнеп эшләүне күздә тота. Бакча мөдире Данирә Гыйльфанова сүзләренә караганда, биредә гипоаллерген индивидуаль менюдан тыш көнкүрештә кулланылучы әйберләргә аллергиядән интегүче балалар өчен дә уңайлыклар тудырылган. Төркемнәрдә паласлар һәм мендәрләр табигый тукымадан ясалганнары синтетикадан ясалганнарына алмаштырылган. Шулай ук аллергик балалар өчен ризык әзерләнүче савыт-сабаларны, балалар уйный торган уенчыкларны, җиһазларны җыештыру таләпләренә дә тиешле үзгәрешләр кертелгән. Балаларны гипоаллерген азык белән тукландыруга килгәндә, ул түбәндәгечә башкарыла. Бала бакчага аллерголог һәм педиатр белешмәләре нигезендә кабул ителә. Сабыйның нинди ризыкларга аллергиясе булганлыгы турында язылган белешмәгә нигезләнеп азык әзерләнә. Менюда барлык балалар өчен әзерләнәчәк ризык аллергик балага ярамаганда шәфкать туташы аны туры килүчегә алмаштыра. Мәсәлән, без бакчага барган көнне менюда төшке ашка балаларга итле-ярмалы аш, балык котлеты белән сөткә төйгән бәрәңге, яшелчә салаты, компот һәм ипи иде.
– Кайсының балыкка, кайсының цитрусларга аллергия. Менюда алар булганда балыкны итле азыкларга, цитрусларны башка җиләк-җимешләргә алмаштырабыз,- ди Данирә Вәгыйзовна.
Урыннар барлык балаларга да җитәме, дигән сорау да кызыксындырды безне. Мөдир белдерүенчә, бүгенге көндә бакчада аллергияле ундүрт бала санала. Яңалык куллануга алынганнан бирле 5 бала килгән. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе уставы буенча 1 яшьтән 3 яшькә кадәр төркемдә өч, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр дә шуның кадәр кабул ителергә тиеш. Билгеләнгән урыннар җитмәгәндә, мөрәҗәгать итүчеләр булса, әлбәттә баланы урнаштыру җаен караячакбыз. Әлбәттә, СанПиН кысаларында.
Яңалыкның тагын бер өстенлеге турында әйтергә кирәк. Аллергияне профилактикалау максатында бирегә медицина аппаратлары кайтаруны да кайгыртканнар. Шәфкать туташы Лариса Проворова сүзләренә караганда, мәсәлән, тын алу белән проблемалы баланы көн дәвамында тикшереп тору таләп ителә икән, борчылырга урын юк. Шәфкать туташы аны тикшереп, нәтиҗәсен әти-әнисенә җиткерәчәк.