ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек ужаеннан "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Татарстан республикасы Конституциясе көне уңаеннан Автозавод башкарма комитетының "Илһам" ветераннар хоры концерты булды.
Чараның максаты: үзебезнең республикада һәм җәмгыятьтә халык иҗаты аша актив тормыш позициясен үстерү.
Наталья Есина җитәкчелегендәге хор иҗат коллективы һәм баянчы Рафаэль Гайфуллин рус һәм татар телләрендә халык яраткан, шаян җырлар башкардылар һәм туган як, республика турында шигырьләр сөйләделәр.
Ветераннарның рухландыргыч чыгышы социаль хезмәт алучыларыбызның күңеленә хуш килде һәм аларның иҗади активлыгы үрнәк булып калачак. Барлык тамашачылар күтәренке кәеф алып, канәгать булып калдылар. Чарада 45 кеше катнашты.