Бүген район хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә тантаналы мизгелләр белән башланып китте. Район башлыгы Энгель Нәвап улы туган көнен билгеләп үтүче “Яран” ширкәте директоры Рәшит Фәрдиевне, «Россельхозцентр» Федераль Үзәкнең Татарстан филиалы Актаныш бүлекчәсе җитәкчесе Әфка Сәрваровны туган көннәре белән котлады.
Киңәшмә барышында райондашларыбызның иминлеген һәм куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды, җирлекләрдә үзара салым акчасының тотылышы, салым җыю, авыл хуҗалыгында башкарылучы көзге эшләр барышы, кышка әзерлек һәм башка хәл итәсе мәсьәләләр каралды.
Көнүзәк мәсьәләләрнең торышы һәм хәл итәсе сораулар, куелган бурыч-максатлар буенча ТР эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Илшат Хәйретдинов, 103 санлы янгын сакчыллыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифьянов, Яр Чаллы шәһәре буенча баш дәүләт санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илфак Бариев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лиана Сираева, федераль салым хезмәтенең районара инспекциясенең 9 санлы бүлеге Баш салым Дәүләт инспекторы Инзилә Кулиева, Актаныш электр челтәре бүлекчәсе җитәкчесе Марат Шакиров чыгыш ясадылар.