Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
ТР Муниципаль берәмлекләре порталы
ТР Муниципаль берәмлекләре порталы (Яңа)
рус
тат
Сорау бирү
ТР МБ Советы Ассоциациясе
Эшчәнлек
Яңалык
Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге
Муниципаль берәмлекләр сайтларына керүчеләр саны статистикасы
Халык өчен коммуналь хезмәтләргә тарифлар
Муниципаль берәмлекләр
Шәһәр округлары
Муниципаль районнар
Җирле үзидарә
Җәмәгать
Сорау-җавап
Интернет кабул итү бүлмәсе
Контакт мәгълүматы
Нәсел яхшыртуның ышанычлы юлы
2012 елның 18 апреле, чәршәмбе
Ясалма орлыкландыруның өстенлекләре моның белән генә чикләнми. Орлык озак вакытка саклауга куелырга мөмкин. Дөрес итеп оештырганда табигый каплату вакытында тапшырыла торган зарарлы авырулар таралуга чик куела. Чыгымнар ягыннан караганда да ясалма орлыкландыруның өстенлеге бәхәссез, чөнки нәсел үгезләрен асрау берничә тапкыр кыйммәтрәккә төшә бит. Шуның өстенә сыерларны теләсә нинди һава шартларында да каплатып була. Табигый юл белән каплатканда үгез сыерның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин. Һәм сыерны каплату, ташлату, аның бозаулау вакытын да төгәл ачыклап булмый.
Сыерның җенси җитлеккәнлеге
Ясалма орлыкландыру буенча эш оештыруның төп максаты – һәр сыерны бозаулаганнан соң беренче айда ук орлыкландыру һәм буазлату. Сөтчелек өчен исә таналарны 17-20 айлык чакларында каплату яхшы. Әмма таналарны орлыкландыруда төп күрсәткеч – аларның тереләй авырлыгы: беренче тапкыр каплатканда тананың авырлыгы сыер авырлыгының 70 процентыннан да ким булырга тиеш түгел (якынча 350-400 кг). Шуңа күрә каплатылачак таналарны яхшы ашатып үстерергә һәм авырлыгы тиешенчә булгач кына орлыкландырырга кирәк. Таза, 16-17 айлык чакта ук авырлыгы зур булган таналар яхшырак орлыкландырылалар, сыер булып җитешкәч, сөтне күп бирәләр, алардан бозауны да күбрәк алырга була.
Белгечне кайчан чакырырга
Сыер һәм таналарны ике тапкыр теләккә килгәч кенә орлыкландырырга кирәк: беренчесендә теләк барлыкка килүгә һәм икенче тапкыр 10-12 сәгатьтән соң (теләге сүнмәсә). Гадәттә сыер бозаулап 21 нче көнендә үгез сорый (18-25 көн аралыгында). Орлыкландыру вакытын тышкы билгеләргә карап белергә була: сыер борчыла, мөгери, тышкы җенси органнары шешеп китә, сыекча бүленеп чыга һ.б.
Ясалма орлыкландыру дөрес итеп ашатканда һәм караганда гына нәтиҗәле була.
Мөгезле эре терлекләрне орлыкландыру технологлары
2011 елның апреленнән районга 21 комплект ясалма орлыкландыру җиһазлары кайтарылды. Аларны (барлыгы 5 млн. сумлык) Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бушлай бүлеп бирде. Җиһазлар барлык авыл җирлекләренә бирелде, май аеннан эшли дә башладылар. Һәр авыл җирлегендә махсус укытылган технолог хезмәт күрсәтә. Әлеге пунктлар якын-тирәдәге авылларда шәхси хуҗалыкларда асрала торган сыерларны каплата. Орлык материалы “Потенциал ” дип аталган Чистай предприятиесеннән китерелә.
Хәзерге вакытта район авылларында яшәүчеләр хуҗалыкларында 6562 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, аларның 3016 башы – сыерлар. Үткән елның 1 апреленнән бирле 1876 баш сыер ясалма орлыкландырылды. Ләкин әлегә сыерларны йортта үскән үгезләрдән каплатучылар да бар. Көтүгә йөргән терлекләр арасында еш кына үзара “туган ” терлекләрнең кушылуы да күзәтелә. Нәтиҗәдә хәлсез, түбән авырлыклы, начар үсә торган бозаулар туа. Шуның өстенә көтүгә йөрүче үгезләр кайбер авырулар (лейкоз, бруцеллез, вибриоз, трихомоноз һ.б) таратырга, нәсел сыйфатын начарайтырга мөмкиннәр.
Сыерны бер тапкыр каплату 350 сум тора, кабаттан каплату бушлай. Бу эшне пропагандалау өчен район газетасы мөмкинлекләре файдаланыла, видеороликлар, фоторәсемнәр күрсәтелә.
Ямалма орлыкландыру сыерларны кысыр калудан саклый, ә материал итеп 305 көндә 10000 кг сөт бирүче сыерлардан туган үгезләр спермасы алына. Мондый юл белән алынган бозаулар туганда ук 40 кг га җитә, әйбәт үсә.
Терлекләр хуҗалары шуны да белсен: аклы-каралы сыерлар безнең нәселсез сыерларга караганда 4-5 тапкыр күбрәк сөт бирә. Каскасы, ясалма орлыкландыруның өстекнлекләре бәхәссез.
Ясалма орлыкландыру пунктлары (җәяләр эчендә исәптәге һәм ел башыннан каплатылган сыерлар саны)
–Светлана Ярославлева, Базарлы Матак, 89272434062, (236/31)
–Миләүшә Мөкәмиева, Әхмәт, 89274114461, (254/59)
–Гүзәлия Гатина, Татар Борнае, 89272439406, (178/28)
–Евгений Леонтьев, Иске Матак, 89274465578, (182/47)
–Гөлнур Шәйхетдинова, Иске Камка, 89093085589. (159/45)
–Рамилә Нотфуллина, Югары Әлморза, 89274190039, (162/43)
–Юсуф Әхмәдуллин, Апак, 89372863602, (147/61)
–Наталья Самарина, Борискино, 89370036746, (153/33)
–Дмитрий Скрипачев, Югары Колчурино, 89274193816, (111/27)
–Әлфиназ Гәрәева, Төгәлбәй, 89274171366, (76/25)
–Рафис Гатауллин, Иске Чаллы, 89270341910. (142/57)
–Әмир Фәсахов, Карга, 89375994145, (124/38)
–Румия Ситдикова, Ташбилге, 89270370258, (92/51)
–Гөлнара Галимова, Чиябаш, 8920373634, (128/36)
–Фаяз Касыймов, Үргәгар, 73-7-22, (61/34)
–Юрий Краснов, Хузангай, 73-4-57, (96/26)
–Надежда Рыжкова, Иске Тахтала, 89375706858, (162/41)
–Илшат Фәттахов, Татар Мулла, 72-4-65, (140/36)
–Роберт Хәмәтшин, Түбән Әлки, 89276717388, (215/36)
–Надежда Журавлева, Түбән Кәчи, 74-6-06, (63/27)
–Фәрит Нуруллин, Салман, 89270373674, (135/38).
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз