Россиянең икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан икътисадый эшчәнлек төрләре буенча җитештерүчеләрнең бәяләр индекслары җиткерелде, алар 2019 елга һәм 2019 - 2024 елларның план чорына дәүләт оборона заказы буенча җибәрелә торган продукциянең бәяләрен формалаштыру өчен кулланыла ала.
Җитештерүчеләр бәяләренең әлеге индексларын, шулай ук куллану бәяләре индексларын һәм башка күрсәткечләрен куллануны «Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча бәяләр һәм индекслар-дефляторлар куллану Тәртибенең, шулай ук дәүләт оборона заказы буенча җибәрелә торган продукциягә бәяләр формалаштырганда Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеше фаразлары составында булган башка күрсәткечләрнең раслануы турында» 2018 елның 1 июнендә чыккан 276 номерлы Россия Федерациясенең икътисадый үсеш министрлыгы боерыгы нигезендә гамәлгә ашырырга кирәк.