Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны кабул итәчәк

2018 елның 21 ноябре, чәршәмбе

2018 елның 29 ноябрендә Сарманда Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов гражданнарны һәм юридик затларны кабул итәчәк. 

Кабул итү Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге белән берлектә узачак.

Гражданнарны һәм юридик затларны кабул итү Сарман авылы, Ленин урамы, 35 йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Кабул итүгә язылу (843) 221-80-36 телефоны буенча дүшәмбедән җомгага кадәр 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр алып барыла

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International