“Чишмә” агрофирмасы идарәсе һәм профсоюз комитеты быел да күркәм традицияне дәвам итеп, 26 декабрь көнне Меңнәр клубында Яңа ел бәйрәме үткәрде. Чишмә һәм Меңнәр авыллары балалары бик теләп һәм яратып “Шрек һәм аның дусларының яңа ел маҗаралары” тамашасын – район балалар иҗаты хезмәткәрләре чыгышын карады.
Быелгы бәйрәмне балалар сагынып көтеп алды, узган елгы бәйрәм бүләкләре, кызыклы уеннар алар күңелендә ел дәвамында сакланды. Юмарт Кыш бабай һәм шаян Кар кызы белән алар бергәләп төрле уеннарда катнаштылар, җырладылар, шигырь сөйләделәр. Һәр катнашучыга Кыш бабай бүләкләрен дә кызганмады.