Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышларын Берлинда узачак “Яшел атна” күргәзмәсендә тәкъдим итәчәк

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

   

Татарстан  үзенең авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышларын Берлинда узачак “Яшел атна” күргәзмәсендә тәкъдим  итәчәк. “ “Яшел атна”  азык – төлек товарлары hәм авыл хуҗалыгы халыкара күргәзмәсе  84 тапкыр ГФР башкаласы  Берлинда 18 - 27 январьдә  узачак.  Бу  күргәзмә АПК өлкәсендә иң зур дөньякүләм  вакыйга”,- дип ассызыклап үтте  Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы hәм азык – төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов.

 

Аның сүзләре буенча, абруйлы халыкара күргәзмәдә Татарстан агросәнәгать комплексы  уңышлары аерым стендта күрсәтеләчәк. “Яшел атна”  күргәзмәсендә Татпотребсоюз ( «Аш-су» компаниясе), ГБУ «Управление по аквакультуре и пчеловодству»,  «Майский» теплица комбинаты,, АО «Нэфис-Биопродукт», ОАО «Татспиртпром», ООО «Челны-Бройлер»,  «Ак Барс» холдинг компаниясе оешмалары катнашачак .

« Республика стендында күргәзмәгә килүчеләргә  татар халык ашлары, умартачылык  продуктлары, яшелчә, май продукциясе, майонез hәм кетчуп, алкоголь продукциясе, ит hәм сөт продукциясе  тәкъдим ителәчәк. », – дип сөйләде Николай Титов.

Берлинда узачак “Яшел атна” күргәзмәсендә Татарстан делегациясен  ТР Премьер – министр урынбасары, Татарстан Республикасы авыл – хуҗалыгы hәм азык – төлек министры Марат Әхмәтов  җитәкләячәк.

 Берлинда узачак “Яшел атна” күргәзмәсе  -  авыл хуҗалыгы, азык – төлек җитештерү hәм бакчачылык өлкәсендәге уңышларны күрсәтү буенча  дөньяда иң зур күргәзмә.  РФ Авыл хуҗалыгы hәм азык – төлек министрлыгы хәбәре буенча, быел әлеге чарада 60 илдән  1700 тирәсе экспонат катнашачак. Алар  100 меңнән артык азык – төлек, авыл – хуҗалыгы терлеге, аграр техника исемлеге тәкъдим итәчәк.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International