12 предприятие Чаллы халкына үз вакансияләрен тәкъдим итәчәк

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

24 гыйнварында Яр Чаллының мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе  үткәрәчәк.

Ярминкәнең үтү урыны: Яр Чаллы шәһәре, Мәшгульлек  үзәге,  Сөембикә проспекты, 47 йорт (43/20- 1нче мәгълүмати зал, 1 кат). Башлана  сәгать 9да.

Ярминкәнең эшендә 12 оешмадан  кадрлар белән эшләүче белгечләр  катнашачак:  “УТТ-Трубострой” ҖЧҖ, “СодексоЕвроАзия” ҖЧҖ, “Хайер Фридж Рус” ҖЧҖ,  “КАМАЗ Логистик үзәге”, МУП “Электр транспорты” һәм  башкалар.

Эш бирүчеләр түбәндәге  вакантлы эш урыннары тәкъдим итәчәк:  аш-су бүлмәсе эшчесе, пешекче,  камыр эшләнмәләре остасы, электр  һәм газ белән эретеп ябыштыручы, кондуктор, сыйфат тикшерүче, автомобиль ремонтлау слесаре, слесарь-җыючы,  слесарь-инструментальщик, юл монтеры, укчы-сакчы, логистика эшләре операторы, инструмент һәм эшләнмәләрне  комплектлаучы, торба салу җайланмасы машинисты, токарь һәм башкалар.

Ярминкәгә килүчеләр кадрлар  буенча белгечләр белән сөйләшеп, вакантлы эш урыннары турында  тулы мәгълүмат ала алачаклар (эшләү характеры һәм графигы, квалификацион таләпләр, хезмәткә түләү  тәртибе һ.б.).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International