Мамадыш ГХАТ бүлеге гыйнвар аена нәтиҗәләр ясады.

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

     2019 елның гыйнвар аенда  Мамадыш ГХАТ булегендә 25 туу очрагы теркәлгән: елның 1нче ае районыбызга 14 малай һәм 11 кыз бүләк итте. Туган сабыйларның  җидесе – гаиләдә көтеп алынган беренче балалар булса, сигезе – икенче, җидесе – өченче, 3 бала – дүртенче һәм күбрәк булып аваз салган. Иң яшь әнигә 18, ә иң яшь  әтигә 25 тулган. Иң өлкән әнигә 38, иң өлкән әтигә – 51 яшь.

Кызганыч, ләкин  районыбызда үткән айда 51 кеше вафат булган: 28 ир-ат һәм 23 хатын-кыз. Шунсы сөендерә, бу үзган ел белән чагыштырганда 14% ка кимрәк күрсәткеч.

 Гаилә коручылар һәм аерылышучыларның саны бу айда бер үк: алтышар акт. Иң яшь кәләшкә – 21, иң яшь кияүгә 22 тулган. Иң өлкән кәләш 55, иң өлкән кияүгә 65 яшендә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International