Актанышта ир-атлар арасында Муса Җәлил истәлегенә багышланган Бөтенроссия ярышлары тәмамланды

2019 елның 16 феврале, шимбә

16 февраль көнне Актанышта «Батыр» универсаль спорт комплексында Муса Җәлил истәлегенә багышланган Көрәш буенча Бөтенроссия турниры тәмамланды.  Ярышларда Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Удмуртия, Дагыстан, Оренбург, Чиләбе, Ульяновск, Төмән, Самара, Ярославль өлкәләреннән 55 көрәшче катнашты.

Татарстанны 9 батыр-Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Артур Сафин, Ленар Садыйков, Азат Габдрәшитов, Нәфис Галиев, Айрат Сәмигуллин, Марат Миначев, Валерий Рафиков тәкъдим итте. Раббани, Искәндәр, Азат-Актаныш көрәшчеләре.

Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Артур Сафин, Ленар Садыйков, Азат Габдрәшитов, Нәфис Галиев, Айрат Сәмигуллин, Марат Миначев(Татарстан), Рәмис Әүхәдиев(Марий Эл) үз үлчәү категорияләрендә Россия чемпионнары булдылар.

Командалар арасында беренче урынны Татарстан, икенче урынны Башкортостан, өченче урынны Марий Эл алды

Нәтиҗә:

1 урын – Нургалиев Раббани 60 кг

1 урын – Мортазин Искәндәр 65 кг

1 урын – Сафин Артур 70 кг

1 урын – Садыйков Ленар 75 кг

1 урын – Габдрәшитов Азат 80 кг

1 урын – Галиев Нәфис 85 кг

1 урын – Сәмигуллин Айрат 90 кг

1 урын – Миначев Марат 100 кг

2 урын – Рафиков Валерий 130 кг

Команда урыннары:

1 урын – Татарстан Республикасы

2 урын – Башкортостан Республикасы

3 урын – Марий Эл Республикасы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International