Тукай районында инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре хакында түгәрәк өстәлдә фикер алыштылар

2019 елның 22 феврале, җомга

21 февральдә Тукай районы буенча Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге арасында 2018-2019 елларга яшь инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча уртак планны тормышка ашыру кысаларында түгәрәк өстәл үткәрелде.

14 яшьтән 18 яшькә кадәрге инвалид балаларны һөнәри ориентлаштыру һәм эшкә урнаштыру буенча «Минем булачак һөнәрем» дигән темага Теләнче Тамак мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә чара узды.

Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Тукай районы буенча филиалы мөдире Т.Сиврюк хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган төп вакансияләрне яктыртты. Өлкән инспектор Г.Солтанова балаларга һөнәри юнәлеш бирүче тест сорауларына җавап бирергә тәкъдим итте. «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге мөдире Е.Назарова балигъ булмаганнарга һәр һөнәрнең тормышка ашырылуы перспективалары турында аңлатма бирде.

Соңыннан гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Л.Насыйрова балалар белән һөнәри юнәлеш бирүче әңгәмә үткәрде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International