Балтач районы "Кече Лыза УББМ" МБМУ базасында Лубян урман-техника көллияте укытучылары белән очрашу булды

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Балтач муниципаль районының "Кече Лыза УББМ" МБМУ базасында мәктәп укучыларының Лубян урман-техника көллияте укытучылары белән очрашуы булды. Чарада "Арча урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин, "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Нияз Сәлахов, көллият укытучысы Гөлнур Гаянова һәм башкалар катнашты.

Очрашу барышында Шамил Хәйруллин мәктәп укучыларын Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы белән таныштырды һәм урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Ул шулай ук республикадагы мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү юнәлешләре һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты турында да сөйләде.

Гөлнур Гаянова укучыларга Лубян урман-техника көллияте турында, андагы әзерлек юнәлешләре, 2019 елда көллияткә кабул итү үзенчәлекләре һәм уздырыла торган мәдәни-массакүләм чаралар турында мәгълүмат җиткерде.

Очрашу азагында география һәм биология укытучысы, "Табигать дуслары" мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Вероника Егорова чыгыш ясады. Ул мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балаларга 15 комплект форма сатып алып бүләк ясаган "Эко-Сила-Нч" ҖЧҖ генераль директоры Вильнюс Әхмәтовка һәм предприятиене гамәлгә куючы Тимур Кашаевка рәхмәт белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International