Укучыларның республика спартакиадасы кысаларында шәһәрнең “Олимп” спорт залында 2003-2004 елда туган егет-кызлар арасында самбо буенча Татарстан беренчелеге ярышлары үтте.
Бәйгедә 20 командадан 270ләп көрәшче катнашты. Безнең спортчылар да шактый уңышлы чыгыш ясап, унике бронза медальгә лаек булдылар. Розалина Зарипова (38 килограммга кадәр авырлык үлчәве), Арина Абрамова (41 килограммга кадәр), Юлия Горохцева (48 килограммга кадәр), Алена Фәйзуллина һәм Адилә Вәлиева (52 килограммга кадәр), Анастасия Никишова (56га кадәр), Юлия Пелагеина (65кә кадәр), Анна Захарова (70кә кадәр), Александра Пронягина (70тән артык), Валерий Краснов (84кә кадәр) һәм Дмитрий Шеронов (84 килограммнан артык) турнирның призерлар исемлегенә керделәр.
Өлкән тренер Владимир Борюшкин җитәкчелегендәге безнең командада призерлар күп булуы нәтиҗәсендә, гомуми зачетта ул беренче урынны яулады.