«Бөтендөнья су ресурсларын саклау көне» нә багышланган экологик дәрес

2019 елның 22 марты, җомга

22нче март көнне Йолдыз урта гомуми белем бирү мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен Бөтендөнья су ресурсларын саклау көненә багышланган экологик дәрес үткәрелде.

Укучыларга суны экономияле файдалану кирәклеге, сулыклар янында үз-үзеңне тоту культурасы турында сөйләделәр. Елганың бөтен тереклеккә ничек кирәк булуы турында да әйттеләр. Балалар суны ничек сакларга кирәклеге турында үз фикерләр алыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International