Тәтеш муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар арасындагы “Засветись” социаль акциясе

2019 елның 23 марты, шимбә

22 мартта  район мәдәният йорты каршындагы мәйданда “Засветись” акциясенең йомгаклау этабы булып үтте. Шәһәрнең барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Засветись” флеш-мобында актив катнаштылар.

Әлеге акциянең максаты булып, Тәтеш муниципаль районы торак пунктларында яшәүчеләрнең игътибарын юлларда авариялелек проблемасына җәлеп итү, тәүлекнең караңгы вакытында балалар юл-транспорт травмасы очракларына юл куймау, җәяүлеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләре һәм практик күнекмәләре формалаштыру тора.

Акциянең этаплары:

Беренче этап:

Планлаштырылган акция чаралары турында катнашучыларга хәбәр итү.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә киемдә яктылыкны кайтаручы элементлар йөртүнең әһәмияте турында әңгәмә үткәрү. (“Җәяүлеләр өчен кагыйдәләр”, “Кагыйдәләрне ни өчен сакларга кирәк”, “Нәрсә ул фликер”, “Игътибарлы һәм сак булыйк”)

Икенче этап:

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тарафыннан әлеге темага плакатлар ясау (һәрбер учреждениедән бер плакат).

Тәтеш шәһәренең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр белән фликер тасмалары ясау (Тәтеш шәһәренең

“Миләшкәй” балалар бакчасы педагоглары үткәрделәр).

Тәтеш шәһәренең мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең район мәдәният йорты бинасына яктылык кайтаручы жилетларда  “Засветись!” флеш-мобында катнашу өчен йөреше.

Киләсе этап булып төрле техникаларда башкарылган, әмма мәҗбүри таләпләр белән плакатлар-чакырулар конкурсы хезмәт итте:

- эшнең күрсәтелгән тематика белән бәйләнеше һәм туры килүе;

- чакыру эчтәлеге;

- яңалык;

- үзенчәлеклелек;

- хәзерге тенденцияләр;

- сәнгати-образлы чагылышлылык;

- композицион бөтенлек;

- стильдәге төгәллек;

- үтәлешнең ачыклыгы, дөреслеге һәм төгәллеге;

- иҗади һәм мөстәкыйль фикерләү;

- тәрбияләнүчеләрнең плакатлар ясауда катнашуы.

Плакатларны бәяләү өчен түбәндәге составта комиссия төзелде:

- Абульханова Т.С., өлкән тәрбияче вазыйфаларын башкаручы Тәтеш шәһәре “Каенкай” балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе;

- Врясова И.Л., өлкән тәрбияче Тәтеш шәһәре “Миләшкәй” балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе;

- Загфарова А.Ш., өлкән тәрбияче Тәтеш шәһәре “Башаккай” балалар бакчасы  муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе;

- Марасова Н.П., өлкән тәрбияче  Тәтеш шәhәре “Сабый” балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе;

- Пескова Ю.Д., өлкән тәрбияче Тәтеш шәhәре катнаш төрдәге “Әкият” балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе.

Әлеге акция балалар һәм педагогик эшчәнлекнең күп төрләрен чагылдырды. Акция геройлары Фликерок һәм Световозвращалочка балаларга янә яңа кызыклы идеяләр белән кайтырга вәгъдә итте.

Район балалар бакчаларына плакатлар-чакырулар әзерләгәннәре өчен һәм акциянең барлык этапларында катнашкан шәһәр балалар бакчаларына рәхмәт белдерәбез.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International