23 март көнне Җәлил гимназиясе базасында Сарман муниципаль районының 9 нчы сыйныф укучылары өчен математикадан ОГЭ форматында имтихан булды. Бу имтихан 9 нчы сыйныф укучыларының төп дәүләт имтиханын тапшыруга әзерлекләрен тикшерү максатыннан үткәрелде. Бүгенге имтиханның бердәнбер аермасы-видеокүзәтү камераларының булмавы. Сынау имтиханнарында кулланылган контроль-үлчәү материаллары тулысынча федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләренә туры килде.