21 март көнне Актаныш районы февраль ае нәтиҗәләре буенча җирлекләрдәге демографик хәлгә, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендәге эшчәнлеккә күзәтү ясады.
Район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкләгән киңәшмәгә, гадәттәгечә, район халкының сәламәтлеге, куркынычсызлыгы, әхлак тәрбиясе, гомумән, яшәеше өчен җаваплы затлар - табиблар, җирлек башлыклары, мәктәп директорлары, полиция, социаль яклау бүлеге вәкилләре чакырулы иде.
Бүген Актаныш районы җитәкчелеген борчыган иң зур проблема – табигый үсештә булган тоткарлык, ягъни катлаулы демографик торыш. Әлеге вәзгыятьне уңай якка үзгәртүнең төрле юлларын эзли җитәкчелек. Хәтта җирлекләрдәге буйдаклар саны да исәпләп чыгарылган – 766 көчле зат бүген кайнар аштан, җылы түшәктән мәхрүм. Юкса, аларның 404е әле рәхәтләнеп гаилә корырлык, балалар тәрбияләрлек яшьтә. Мисал өчен, Чуракайда алар -35, Актанышта да аларның саны 80 нән артык.
Районда гаилә кыйммәтләре, әхлаклы-иманлы тормыш алып баруны пропагандалаучы мөслимәләр берлеге рәисе Зөһрә Закирова 25 формага махсус чакырылган иде. Ялгызак ир-атлар һәм хатын-кызлар проблемасын хәл итүдә Актаныш бүген ак яулыклы мөслимәләрдән дә таяныч эзли. “Димче клубы”н җанландырып җибәрергә, “Гаиләне саклап калу үзәге” булдырырга кирәк - болардан башка буйдаклар саны кимемәячәк.
Демографик хәл буенча чыгышлар тыңланганнан соң, район башлыгы Энгель Фәттаховның һәр үлем очрагын да анализлауны таләп итүе юкка түгел – ни өчен аларга вакытында ярдәм күрсәтелмәгән? Сорауларга ачыклык кертү, анализ ясау кирәк. Авыллардагы фельдшерлардан да, гомум-гамәли табиблардан да вафат булучыларның сәламәтлек торышы соралды. Кызганычка каршы, бакыйлыкка күчүчеләрнең күбесе сәламәт яшәү рәвеше алып бармаган.
25 форма киңәшмәдә күтәрелгән тагын бер борчулы тема – ул эчүчелек. Февраль аенда бер кешегә туры килгән уртача алкоголь күләме 0, 94 литр. Әтәс, Иске Айман, Сәфәр, Күҗәкә, Мәсәде җирлекләрендә сатылган исерткеч эчемлек күләме кимесә дә, Такталачык, Иске Байсар, Татар Суыксуы, Пучы, Киров, Актаныш, Чуракай җирлекләрендә бу сан районның уртача күрсәткеченнән күпкә артык. Соңгы икесендә ул 1,5 литрга якынлашып килә.
Район җирлекләрендә 83 авыр гаилә исәпкә алынган. Иң аянычы, үткәрелгән рейдларда мондый гаиләләр һаман ачыклана тора. Нигездә, алар тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, эчүчелек белән шөгыльләнгән, балаларын карамаган гаиләләр. Эшләргә атлыгып тормыйлар, аракыны үз итәләр. Социаль яктан куркыныч 9 гаилә бар. Җирлек башлыкларына, мәктәп директорларына бу уңайдан уяулыкны арттырга кушылды.
“Тәртипсез гаиләләрне яшереп калдыру гына проблеманы чишмәячәк, киресенчә, кискенләштерәчәк кенә”, - дип кисәтте башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева.
Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева, теманы дәвам итеп, балалар бакчасына йөрмәгән сабыйлар хакында хисап тотты. Андыйлар 142.
Ландыш Фирдәвис кызы өлкән яшьтәге райондашларыбызның яшәү рәвешен дә анализлады. Аларның сәламәтлеген кайгырту юнәлешендә республикада старт алачак мөһим яңалык белән дә уртаклашты ул. 1 июльдән районнарның социаль яклау бүлекләренә “Ларгус” автомашиналары кайтачак. “Өлкән буын” проекты кысаларындагы әлеге башлангыч авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансеризация үтүгә йөртү өчен кулланылачак. Сүз уңаеннан, Актаныш районында быел 1691 өлкән кеше диспансеризация үтәргә тиеш.
Киңәшмә барышында айлык эшчәнлеккә йомгак кына ясалып калмады, җирлек башлыклары үз хезмәтләренә бәя дә алды. Гомуми күрсәткечләр буенча пар күгәрчен сыны беренче урын алучы Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдиновка тапшырылды.
Лилия Бәхтиева, Актаныш-информ