Бу бәйрәмне көтеп алабыз

2019 елның 24 марты, якшәмбе

Өч дистә елга якын авылыбызда Нәүрүз –язны каршылау бәйрәмен уздыру матур традициягә әйләнде. Бу көнне иртәдән үк авыл урамнарына таралган күңелле музыка авазлары халыкны бәйрәмгә чакырып торды.
Көннең карлы-яңгырлы булуына карамастан, мәдәният йортына халык бик күп килде. Бәйрәмне матур шигырь юллары белән ачып җибәрделәр, Нәүрүз көненең тарихын искә төшерделәр. Бәйрәмнең төп герое – Нәүрүзбикә. Аның монда килүе бәйрәмгә ямь өстәде. Укучылар, башына чәчәктән таҗ, өстенә яшел күлмәк, аягына читек киеп, Нәүрүз булып киенгән Снежана Коновалованы тиз танып алдылар, аңа сокланып карап утырдылар. Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең биюдә ярышуы, Убырлы карчыкның пәйда булуы бәйрәмне тулыландырды.
Бәйрәм  татар халык биюләре, җырлары, уеннары белән үрелеп барды. Алия Насыйбуллина, Азалия Корбанова һәм Камил, Нияз Нугаев, Алмаз Минсабиров, Руфинә Минсафина, Илнар Гыйлфанов, Салават Зәйнуллин, Гөлфирә Баһманованың чыгышларын халык яратып кабул итте. Соңыннан бәйрәмгә килгән халыкны тәмле коймак, кайнар чәй, итле карабодай һәм дөге боткасы белән сыйладылар.
Нәүрүз – ел фасылы белән бәйле бәйрәм, шуңа күрә аның тәрбияви яктан әһәмияте гаять зур. Кеше тулаем бәхетле булсын өчен тәмле ашау-эчү, матур киенү генә җитми, аңа рухи байлык һәм җан азыгы да кирәк. Кешеләр бу көнне җырлап-биеп рәхәтләнеп күңел ачтылар, ял иттеләр.
 Әйе, татар халкы нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Алар гасырлар аша безгә килеп җиткәннәр. Без боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга  җиткерергә тиешбез.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International