Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бүген – 26 март көнне Актанышта эшлекле сәфәрдә булды. Алар Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов белән Әнәк авылында Шәрип Шәймиев исемендәге йорт-музейда, Актаныш үзәгендә “Бүләк” кече фәннәр академиясендә, “Тылсым” бакча-мәктәптә һәм "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат"та булып, мәдәни мирасыбызның сакланышы, бүгенге көндә районда алып барылган эшчәнлек, балаларга тәрбия һәм белем бирүдә Актаныш районы мәгарифендәге казанышлар – милли-гореф гадәтләребезнең, йолаларыбызның сакланышы, заманча белем бирүдәге яңа алымнар, иҗади проектларның балалар тәрбияләүдәге нәтиҗәсе, ана телен һәм чит телләрне балаларга укытуда Актаныш гимназиясе ирешкән уңышлар белән танышты.