Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов призына татарча көрәш бәйгесе җиңүчеләре

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Актаныш авылындагы "Батыр" универсаль спорт комплексында район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов призына  27-28  март көннәрендә милли көрәш буенча ярышта урта, тугызьеллык мәктәпләрдән килгән 138 яшь көрәшче катнашты.

Ачылу тантанасында район башлыгы Энгель Фәттахов укучыларга уңышлар һәм чиста җиңү теләде, үзе дә укучыларыбызның көрәшен карады, республика көрәш бәйгеләрендә үзләрен сынап карарлык бил ныгыткан яшь батырларны барлады.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында бүген – 28 март көнне Актанышта эшлекле сәфәрдә булучы Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров катнашты.

Тугызьеллык мәктәпләр арасында Иске Кормаш – өченче, Богады – икенче, Татар Ямалы мәктәбе беренче урын яулады.

Урта мәктәпләр арасында  беренче урында – Пучы, икенче урында  - Актанышның 1нче, өченче урында кадет мәктәбе.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International