Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре!
Медицина хезмәткәре көне белән иң ихлас котлауларны кабул итегез. Бу көнне без авыр минутларда ярдәмгә килгән, безгә һәм якыннарыбызга сәламәтлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч, башкаларның авыртуына кызгану хисләре белдерүчеләрне хөрмәтлибез, кешегә авыруларны җиңәргә ярдәм итә, аңа өмет уята.
Гомер-гомергә бәйрәмнәрне дә, ял көннәрен дә белмәгән табиб һөнәре зур сабырлык, батырлык һәм рухи сизгерлек таләп итә, җәмгыятьтә ихтирам һәм хөрмәт казана. Чөнки кеше сәламәтлеге турында кайгырту теләсә кайсы минутта нәтиҗәле медицина ярдәме күрсәтергә әзер булган ак халатлардагы профессионаллар тормышының мәгънәсе булып тора.
Бу бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга фидакарь хезмәтегез өчен ныклы сәламәтлек, оптимизм, бәхет һәм иминлек телим. Сезнең өчен иң зур бүләк булып сәламәт тормыш шатлыгы бүләк иткән пациентларның елмаюлары һәм рәхмәтле йөзләре булсын!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйхов