Бөтендөнья балыкчылык көне ел саен бөтен дөньяда 27 июньдә билгеләп үтелә. Беренче тапкыр Бөтендөнья балык тоту көнен 1985 елда билгеләп үтә башладылар. 1984 елның июлендә Римда балыкчылыкны җайга салу һәм үстерү буенча Халыкара конференция узды. Аның карары белән, балык тотарга яратучыларны берләштерә торган ,бу бәйрәм оештырылды.
Бөтендөнья балык тоту көненә «Зөя буйлары» ДТКТ белгечләре Буа районының «Бор» һәм «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерьларында экологик чараларны багышладылар. 240 баланы бәйрәмнең традицияләре, суда һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, табышмаклар әйттеләр. Шулай ук балык тоту турында мавыктыргыч викторина үткәрелде. Һәр чара ахырында иң актив катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.