Китапханә десанты «Волжанка» палаткалы балалар сәламәтләндерү лагеренда

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне алдыннан район балалар китапханәсе китапханәчеләре «Волжанка» палаткалы балалар сәламәтләндерү лагеренда «Китлар һәм дельфиннар дөньясында» дип исемләнгән әдәби танып белү очрашуы үткәрделәр. Балалар диңгез имезүчеләре  тормышыннан бик күп кызыклы фактлар алдылар.

Зур кызыксыну белән хайваннар энциклопедиясе һәм сүзлек белән таныштылар, диңгез хайваннары турында викторина сорауларына җавап бирделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International