Ел саен 28 июльдә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы катнашуында БМО халыкара көннәре системасында Бөтендөнья гепатит белән көрәш көне билгеләп үтелә.
Бу көннең максаты – гепатитның төрле формаларына карата җәмәгатьчелекнең хәбәрдарлыгын арттыру.
Вируслы гепатит — А, В, С, D һәм E гепатит кебек танылган йогышлы авырулар төркеме – бөтен дөньяда йөзләгән миллион кешене зарарлый. БССО мәгълүматларына караганда, дөньяда ел саен 1,4 млн. артык А вируслы гепатит белән авыру очрагы, якынча 4 млн. В вируслы гепатит очрагы, 3-4 млн. С вируслы гепатит очрагы теркәлә.
Гепатит – күп кенә йогышлы һәм йогышсыз факторларга, шул исәптән алкогольгә, шулай ук кайбер фармакология препаратларына бәйле рәвештә килеп чыга алган бавыр ялкынсынуы ул. Әмма гепатит барлыкка килүнең иң еш сәбәбе – вируслар. Хәзерге вакытта биш гепатит вирусы билгеле, аларның һәркайсысы кеше өчен куркыныч тудыра: А, В, C, D һәм Е.