Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында Халыкара тынычлык көне

2019 елның 20 сентябре, җомга

      Һәр ел саен 21 нче сентябрь көнне халыкара җәмәгатьчелек Халыкара тынычлык  көнен билгеләп үтә. Әлеге көнгә багышлап Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында әңгәмә булып узды.

      Әңгәмәнең максаты- яшәүчеләргә Халыкара тынычлык  көненең барлыкка килү тарихын, толерантлык төшенчәсен аңлату.

     Социаль ярдәм күрсәтүче бәйрәм төшенчәсе, барлыкка килү тарихы турында сөйләде. Алар толерантлык төшенчәсе, аның барлыкка килү легендасы, толерантлык принцеплары декларациясе белән таныштылар. Социаль  ярдәм алучылар, кешеләрнең бер-берсеннән тискәре һәм уңай яклары белән аерылулары турында фикер алыштылар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International