Әгәр сезгә ришвәт бирү очраклары билгеле булса...

2012 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе
...Әлмәт шәһәренең Герцен урамының 3нче йортында урнашкан ТР ЭЭМ ның икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы идарәсе бүлегенә   мөрәҗәгать итегез.
   Бүлек начальнигы Р . Минәбетдинов сүзләренә караганда, аноним мәгълүмат шулай ук игътибарга алына. Рәфыйк Сәгъдәтович һәр җомга сәгать көндезге 10 нан 12 гә кадәр кабул итә, телефон 31-57-01. Моннан тыш бүтән белгечләр дә кабул итә. Бүлек начальнигы урынбасары Р.Абзалов һәр пәнҗешәмбе 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр кабул итә (т. 31-55-47). Бүлек начальнигы урынбасары В. Завьяловның кабул итү көне – сишәмбе, 14 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр (т. 43-01-76). Кабул итү бүлмәсенә 31-57-01, 43-01-76 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин. Бүлек 9 районга, шул исәптән Ютазы районына да, хезмәт күрсәтә. Коррупция каршы бергәләп көрәшергә кирәк, дип билгеләп үтте Минәбетдинов.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International