Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Портал муниципальных образований РТ
рус
тат
Сорау бирү
Ассоциация Cовет МО РТ
Эшчәнлек
Муниципаль районнар
Җирле үзидарә
Интернет кабул итү
ТР муниципаль берәмлекләре Советы Ассоциациясе
Совет турында
Документлар
Матбугат хезмәте
Халык мөрәҗәгатьләре
Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре рейтингы
Муниципаль берәмлекләр өчен конкурслар
Территориаль иҗтимагый үзидарә
Татарстан Республикасының якташлар җәмгыятьләре
Йолдызлар кабынган җирдә
2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Йолдызлар кабынган җирдә
Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбендә язучы, галим, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, “Почет билгесе”, “Халыклар дуслыгы” орденнары кавалеры, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби һәм Кол Гали исемендәге халыкара премияләр лауреаты, профессор Тәлгать Галиуллинның “Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” дигән китабын тәкъдир итү кичәсе булды.
“Йолдыз” турында “йолдыз” гына яза ала, йолдыз янында йолдызлар гына урын ала”, — диде кичәдә катнашкан атказанган мәдәният хезмәткәре, “Казан арты” әдәби музей берләшмәсе директоры Ринат Фазлыәхмәтов. Чыннан да, “Фронтовиклар”, “Торналар төшкән җирдә”, “Кеше китә, җыры кала”, “Ачы тәҗрибә”, “Бәхилләшү”, “Мәңгелек яз”, “Ут чәчәге” һәм башка бик күп әсәрләр авторы Мөхәммәт Мәһдиев татар әдәбияты күгендәге сүнмәс йолдызга, чын мәгънәсендә татар халык язучысына әверелде. Тәлгать Галиуллин әдәби-мемуар жанрындагы документаль әсәре белән аның исемен мәңгеләштерә, иҗатын, тормыш юлын тагын да киңрәк ачып бирә.
— Китабымны Мөхәммәт Мәһдиевның туган төбәгендә, ул эшләгән мәктәптә тәкъдир итү минем хыялым иде. Андый мөмкинлекне биргән өчен зур рәхмәт, — диде автор. — Без Мөхәммәт Мәһдиев белән студент елларыннан таныш. Соңрак танышлыгыбыз чын дуслыкка әверелде. Аның татар теленең бөтен нечкәлекләрен белеп, матур, гади итеп язуы, кечкенә генә күләмле әсәрдә дә зур проблемалар күтәрә алуы, дөньяга ирония белән караса да, тирәнтен, нечкә юмор белән тасвирлавы, характерларны сүрәтләү осталыгы һәрчак сокландырды. Мөхәммәт Мәһдиевның әсәрләрен яратып укыдылар, үзен дә хөрмәт иттеләр. Бүген китапны тәкъдир итү кичәсенә күп кунаклар кайтуы да шуның бер билгесе.
Әйе, ул көнне Сикертән мәктәбенә мәртәбәле кунаклар күп килде. Араларында Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт, М.Җәлил исемен-дәге республика премияләре иясе Равил Фәйзуллин, шагыйрь, журналист һәм публицист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның М.Җәлил исемендәге бүләге иясе, Татарстан язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемен-дәге әдәби бүләге лауреаты Газинур Моратов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры, икътисадый фәннәр докторы, профессор, Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Җәүдәт Фәйзрахманов, профессор, медицина фәннәре докторы Әфгать Галиуллин, Казан Федераль университет доценты, Сикертән авылында туып-үскән Илһам Фәттахов, М.Мәһдиевның бертуган апасы Равия ханымның кызы Җәүһәр Галимова, М.Мәһдиевның кызы, филология фәннәре кандидаты, Татарстан язучылар союзы әгъзасы Гәүһәр Хәсәнова, язучы, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Вакыйф Нуриев, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рина Бәдриева, “Ак Барс-агро” ширкәте генераль директоры Шәйдулла Сәлахов, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гөлфия Гыйбадуллина килгән иде.
— Эш дәверендә юлымда очраган кешеләр турында уйлап утырдым. Чыннан да, халкыбызның нинди бай мирасы бар. Әдәбият, сәнгать өлкәсендә эз калдырган шәхесләре бар. Мактаулы игенчеләребез, терлекчеләребез бар. Халык талантларга бай, зирәк, тырыш, — диде үзенең чыгышында Надия Мифтахетдинова. — Мөхәммәт ага белән очрашып аралашырга туры килде. Без яшь булсак та, үзе белән бер тиң итеп сөйләшүе, киңәшләр бирүе, гадилеге, халык белән аралашырга яратуы хәтергә сеңеп калган. Аның турында шундый китап иҗат иткән өчен, якын итеп Арча төбәгенә кайтуыгыз өчен зур рәхмәт.
Кунаклар Тәлгать Галиуллинның “Мөхәммәт Мәһдиев йолдызлыгы” китабы буенча фикер алыштылар, һәрберсе Мөхәммәт ага турындагы матур истәлекләре белән уртаклаштылар.
— Мөхәммәт Мәһдиев турында сөйләп татар халкының данын күтәрәбез. Шуның өчен рәхмәт сезгә, — диде Әфгать Галиуллин.
— Яхшы кеше, көчле язучы булды. Аның турындагы әсәр дә әйбәт булырга тиеш иде. Һәм аны язарга лаеклы кеше, мин эчкерсез дуслыкларына сокланып йөргән Тәлгать Галиуллин алынды, — дип, Вакыйф Нуриев Татарстан язучылары исеменнән авторга рәхмәтен белдерде.
— Мөхәммәт абыйның рухы шат булгандыр. Бу китап барыбызны да аның туган авылына җыйды, — диде Газинур Моратов.
— Бу яшь буынны тәрбияләү, өлкән буынның хәтерен яхшырту өчен яхшы чара, — диде Шәйдулла Сәлахов. — Мөхәммәт аганың татар дөньясында нинди урын алуын исбатлаган бу китабы өчен Тәлгать Галиуллинга зур рәхмәт.
Язучының кызы Гәүһәр ханым, туганы Җәүһәр ханым бу китапның дөнья күрүенә сөенүләрен, горурлануларын белдерделәр.
— Татар әдәбиятында мондый роман-эссе жанрындагы әсәрләр күп түгел. Әдәби-мемуар жанры дип атар идем мин аны. Иҗат кешесенең шәхси тормышы һәркемне кызыксындыра. Язучы әсәрләренең анализ белән баетылуы аны тагын да тулыландыра, — диде Гәүһәр Хәсәнова һәм мондый матур очрашу оештырган өчен Сикертән мәктәбе коллективына рәхмәт белдерде.
Кичә җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Ул көнне кунаклар Гөберчәктә музейда һәм зиратта булдылар, язучы каберенә чәчәкләр салдылар.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз