ЯҢАЛЫКЛАР


3
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе
27 ноябрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә Мәгъсүм Мөхәмәтҗановның “Сорнай” исемле китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды. Тарихи вакыйгалар, документаль хронология, авыллар, инеш-чишмәләр, данлыклы кешеләр турында язмаларга бай китап белән танышу кичәсенә китап сөючеләр, китапханәчеләр, китапның “герой”лары җыйналдылар. Район тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән авторны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ф.Гайнетдинов, “Сорнай” җәмгыяте җитәкчесе Т.Г.Гыйләҗев, район ветераннар советы рәисе Р.Г.Абдуллин , Балтач урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Ә. Закирова, район авылара үзәк китапханәнең директоры Р.М.Зарипова котладылар. Китап укучыларның фикерләре, иҗатташ дусларының теләкләре белән баетылып кичә бик җанлы үтте.

baltasi.tatarstan.ru
«Спорт – зарарлы гадәтләргә альтернатива» акциясе кысаларында Урыссудагы 4 санлы мәктәпнең 4 сыйныфында “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен” темасына проектлар яклау узды.

jutaza.tatarstan.ru
Бөгелмә аграр көллияте филиалында салым белемнәре ачык дәресе уздырылды.

jutaza.tatarstan.ru
Тугаш һәм Мәллә Тамак авылы мәдәният йортлары театр коллективлары сәхнәгә "Әстәгъфирулла" Н Гаетбаев  Тугаш авыл мәдәният йорты, "Сынган беләзек" Р. Сәгъди  Мәллә - Тамак спектакльләрен сәхнәләштерделәр.

muslumovo.tatarstan.ru
2 декабрь көнне Балтач бистәсе Мәдәният үзәгендә инвалидлар өчен оештырылган «Мәрхәмәт нурлары бүләк итик» диеп исемләнгән концерт булып узды.

baltasi.tatarstan.ru
Пенсия фондының Әлмәт район-шәһәр идарәсе иминият кертемнәре буенча бурычларны киметүдә зур эш алып бара.

almetyevsk.tatarstan.ru
Татарстанда 1 гыйнвардан физик затлар милкенә салым яңача исәпләнә башлый

drogganoye.tatarstan.ru
29 ноябрь көнне Березняк авылы мәдәният йортында «Гомерләре ялгыз узса да» дип аталган бәйрәм кичәсе үтте. Бу бәйрәмгә, тол калып, балаларын ялгызлыкта үстергән әниләр чакырылды. Аларны котларга балалары, оныклары җыелды. Истәлек бүләкләре тапшырылды.

kukmor.tatarstan.ru
Кичә гимназия-интернатта Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкәләтле вәкил Удачина Гузәл Любис кызы һәм балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия җаваплы сәркатибе Гарифуллина Илсөяр Хәләлетдин кызы булып киттеләр. Алар уку йортының эшчәнлеге, гамәлгә ашырылып килүче проектлар белән таныштылар.

aktanysh.tatarstan.ru
30 ноябрь көнне Чарлы авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган концерт куелды. Әниләргә карата күп җылы, ягымлы сүзләр әйтелде. Сәхнәдән аларга багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады. Концерт тамашачыда зур тәэсир калдырды, канәгатьлек хисләре уятты.


kukmor.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International