2 декабрь көнне инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Югары Утар балалар йорты-интернатында тэрбияләнүче бер төркем балалар тәрбияче апалары белән Лесхоз картлар йортында "Сезгә булган хөрмәтебез, безнен йөрәк турендә" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
28 ноябрь көнне халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге җитәкчесе Н.А.Муртазин, район газ җитәкчесе Р.М.Хазиев һәм Теләче муниципаль районының янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең тикшерүчесе Л.М.Тимерханов белән берлектә ялгыз, ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм социаль яктан куркыныч хәлдә булган гайләләргә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча рейд үткәрелде.
28 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең “Летопись родного края” түгәрәгенә йөрүче балалар белән Теләче районының туган көненә багышланган иҗади кичә уздырылды.