30 ноябрь көнне Казанда Теләче районы җыелма командасы һәвәскәрләр футбол лигасы Кубогына узган ярышларда Казанның «Спарта» командасы белән очрашып, уен 4:4 исәбе белән төгәлләнде.
Болгарда Спас районы башлыгы призына каратэ буенча ачык турнирда катнашып, 10-14 яшьлек яшь спортчыларыбыз зур җиңү яулады.
Ижевск, Йошкар-Ола, Казан, Яр Чаллы кебек шәһәрләрдән килгән көндәшләрен безнең кызлар һәм малайлвр шактый ансат җиңделәр. Данил Фәхретдинов, Рөстәм Гатауллин, Милана Варламова беренче урынны яуладылар. Игорь Вассунов, Валерия Советникова, Ранис Сираев, Виктория Советникова икенче урында, Данил Кашкаров өченче нәтиҗә күрсәтте. Шулай итеп, район командабыз беренче урынны алып кайтты.
3 декабрь көнне Шәүкәт Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр.
1 декабрь-Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан класс җитәкчеләре тәрбия сәгатләре уздырды. СПИД барлыкка килү тарихын искә төшерделәр, статистика белән таныштылар, профилактика чараларынискә төшерделәр.