ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
     Бу атнада (15.12-22.12.2014) Кадет интернат-мәктәбендә II чирек тәмамлау өчен административ контроль эшләре үткәрелә.

aktanysh.tatarstan.ru
Сауш авылы мәктәбендә Яңа елга әзерлек эшләре башланып китте.  Класс командалары кичә алдан әзерләп куйган эскизлар буенча сыннарны ясау өчен төрле кирәк-яраклар, кисточкалар, гуашь, буяулар  әрдәмендә кардан сыннар ясадылар.

tulachi.tatarstan.ru
Актанышның 1 нче мәктәбендә 11Б сыйныф укучысы Исмагилов Алгиз "Спорт мастерына кандидат" значогы белән бүләкләнде.

aktanysh.tatarstan.ru

Шәдке балалар бакчасына Шәтке фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Шавалиева Ильсияр Хазинуровна килде. Ул балалар белән "Грипп һәм аннан саклану чаралары" дигән темага әңгәмә алып барды.


tulachi.tatarstan.ru
 Олы Мәтәскә балалар бакчасында балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүгә багышланган ачык дәрес үткәрелде. Дәреснең темасы: "Юл чатында светофор" дип аталды. 

tulachi.tatarstan.ru
Югары Яхшый мәктәбенең  8 класс укучысы Шарифуллин Нәфис һәм 6 класс укучысы Салихов Ринас математикадан интернет- олимпиада да катнаштылар. 

aktanysh.tatarstan.ru
Олы Мишә балалар бакчасында  алда көтелә торган зур бәйрәм – Яңа елга әзерлек эшләре бара.

tulachi.tatarstan.ru
15 декабрьдән Татарстанда янгынга каршы аерым режим кертелде.

aksubayevo.tatarstan.ru
Олы Кибәхуҗа авыл мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70еллыгына әзерлек дәвам итә. Шул уңайдан класс җитәкчеләре һәрдаим тәрбия сәгатьләре уздыралар. Бу атнада һәр класста стендлар ясалды.

tulachi.tatarstan.ru
Кичә Казанда Буа якташлыгы җәмгыятенең очрашуы узды. Анда читтә яшәүче райондашлар да килгән иде. Алар күрештеләр, сөйләштеләр, фикер алыштылар. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов буалыларга изге теләкләрен җиткерде. Соңыннан җырлы-биюле тамаша узды.

buinsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International