ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Яңа елга әзерлек оешма-предприятиеләрдә генә түгел, балалар бакчаларында оешкан төстә бара. Әнә, “Алтын балык” балалар бакчасының 2нче кече төркеменә йөрүче нәниләр “Тылсымлы чыршы” дип аталган проект эшчәнлеген алып баралар икән.


nurlat.tatarstan.ru
«IT-Чемпион» Республика конкурсының икенче этабында “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясе җиңүчеләре итеп Тәтеш беренче урта мәктәбендә белем алучы 8В сыйныфы укучысы Дульдеев Эмиль һәм 7А сыйныфы укучысы Урманов Рәшидләр билгеләнде

tetushi.tatarstan.ru

8 - 13 декабрь көннәрендә икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә башлангыч класслар атналыгы үтте.


aktanysh.tatarstan.ru
9-10 нчы декабрь көнне Мөслим гимназиясенең спорт залында физкультурадан бөтенроссия олимпиадасының муниципаль туры үтте. Гимнастика, футбол, җиңел атлетика буенча гамәли күнекмәләр  һәм теоретик белемнәрен район мәктәпләренең 80 укучысы сынап карадылар.
 

muslumovo.tatarstan.ru
Районның мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм методистлары квалификация күтәрү курслары уздылар. Федераль дәүләт стандартлары темасына багышланган укуларны 153 кеше узган.


nurlat.tatarstan.ru

15 декабрь көнне Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең икьтисад һәм территориаль үсеш буенча урынбасары Илнур Котдусов районда исерткеч эчемлекләр белән сәүдә итүче эшмәкәрләрне киңәшмәгә җыйды.


saby.tatarstan.ru

13 декабрьда Петровка Завод уртагомуми белеем бирү мәктәбендә «Башлангыч класс укучылары атналыгы»  барышында 2 сыйныф җитәкчесе Латыпова Ә.Ә. башлангыч класс укучылары өчен юл йөрү кагыйдәләренә багышланган ачык чара үткәрде.Укучылар ребуслар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. 


sarmanovo.tatarstan.ru
28 нче ноябрь  көнне Җәлил бистәсе китапханәсендә”Әниләр көне” үткәрелде. Бу кичәне китапханә мөдире Гүзәлия  Нух кызы алып барды. 

sarmanovo.tatarstan.ru
10 нчы декабрь көнне Җәлил бистәсендә Чечня Республикасында контртеррористик операциянең 20 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды

sarmanovo.tatarstan.ru

Петровка мәктәбендә 3 класс укучыларыарасындаәйләнә-тирә дөнья дәресе буенча "Безнең кечкенә дусларыбыз" дигән КВН үткәрелде. 


sarmanovo.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International