ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
12-14 декабрь көннәрендә “Олимп” Боз сараенда 2006 елгы малайлар арасында Геройлар көненә багышланган, Кукмара районы Беренчелеге узды. Ярышларда “Спартак” (Чебаксар), “Октан” (Пермь), “Союз” (Киров), “Ягуар” (Кукмара), “Питрәчлеләр” (Питирәч), “Нефтьче-2” (Әлмәт) хоккей командалары көч сынашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынга “Ягуар”, 2 урынга “Спартак”, 3 урынга “Питрәчлеләр” командасы лаек булды.

kukmor.tatarstan.ru
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Сибгатуллин Хәбибулла Әһли улын 93 яше тулу белән котлады.

almetyevsk.tatarstan.ru
Авыл башлыклары игътибарына!!
18декабрь көнне сәгать 10.00 да Боерган авылында  " Чәк-чәк бәйрәме"уза. Авыл җирлекләрендә оешкан"Ак калфак" оешмасының җитәкчеләрен бу бәйрәмгә җибәрүегез сорала.   Милли киемнән килү шарт. 

tukay.tatarstan.ru
Нурлат көрәшчесе Марсель Гозәеров Россия чемпионы титулы яулап, Россиянең спорт мастеры дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды.


nurlat.tatarstan.ru
13 декабрь көнне Байлар Сабасында урнашкан спорткомплекста көрәш буенча 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында шәхси-команда беренчелегенә бәйге булып үтте.

saby.tatarstan.ru

Казан шәһәренең Яңа Савин районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе


novosheshminsk.tatarstan.ru
12 декабрь көнне Кадет интернат-мәктәбендә "Әти, әни һәм мин - спортны сөючән гаилә!"  темага класстан тыш чара үтте.

aktanysh.tatarstan.ru
12 декабрьдә район мәдәният йортында  “Яңа Чишмә туташы-2014” бәйгесе узды

novosheshminsk.tatarstan.ru
Татарстанда Пенсия фондының иминият кертемнәренә бурычларны түләү айлыгы башланды.

cheremshan.tatarstan.ru
Наркоманияне кисәтү айлыгы һәм СПИД белән Халыкара көрәш көне уңаеннан район Мәдәният йортында укучы яшьләрнең “Балкып яшә” дигән иҗат фестиваль үткәрелде. Фестивальдә Кукмара беренче гимназиясе, күппрофильле лицей, 3нче, 4нче урта мәктәпләреннән командалар катнашты. Һәр коллектив ярты сәгатьлек программа белән чыгыш ясады.

kukmor.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International