ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
10 – 11 февральдә районда укучыларның кышкы спартакиада уеннары үткәрелде. 10 февраль көнне шорт-трек һәм чаңгы эстафетасы; 11 февральдә йөзү, теннис, бадминтон һәм аркан тарту булды.  

aktanysh.tatarstan.ru
21 февраль - бөтен дөньяда Туган тел көне буларак билгеләп үтелә.  Шул уңайдан 11 февраль көнне Шәмәрдән балалар китапханәсе ”Әкият” балалар бакчасының уртанчылар группасы белән Туган тел бәйрәме үткәрде. Башта балалар китапханә белән таныштылар, балалар өчен булган китапларны, журналларны карадылар.

saby.tatarstan.ru

11 февраль көнне Олы Кибәче авыл китапханәсендә 3 нче сыйныф укучылары экскурсиядә булды. Китапханә мөдире Фатихова Г.Р. балаларга “70 еллыкка 70 әсәр” акциясе хакында мәгълүмат бирде, Бөек Ватан сугышы темасы чагылдырылган әсәрләр тәкъдим ителде.


saby.tatarstan.ru
Бүген«Россия – Татарстан» радиостанциясе “Соөиаль ориентирлар” программасының турыдан-туры эфирында дача амнистиясе срокларының үзгәрергә мөмкинлеге турында хәбәрләр яктыртылды.

verhniy-uslon.tatarstan.ru
Бүген Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов агымдагы сораулар һәм киләчәккә куеласы мәсьәләләр буенча район Башкарма комитеты һәм Совет аппаратының көндәлек киңәшмәләрен үткәрде

tetushi.tatarstan.ru
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 109 ел туу уңаеннан, шагыйрьнең иҗатын тирәнтен өйрәнү, пропагандалау   максатыннан 2015 елның 17нче февралендә Мәгариф һәм фән министрлыгы, Балтач районы мәгариф идәрәсе һәм Карадуган урта мәктәбе тарафыннан Муса Җәлил исемендәге III республика фәнни-гамәли конференциясе үткәреләчәк

baltasi.tatarstan.ru
Башлангыч класс укучылары арасында иҗади-эзләнүле проект эше конкурсы

aktanysh.tatarstan.ru
Быел ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының яңа версиясе эшли башлаячак. Бу хакта бүген Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

almetyevsk.tatarstan.ru
Байсар урта мәктәбе командасы укучыларның район спартакиадасында 1 урын яуладылар һәм спорт кирәк-яраклары алыр өчен 6000 сумлык сертификат белән бүләкләнделәр.

aktanysh.tatarstan.ru
Бер чиләк юынтык су өчен 2000 сум штраф түлисе

drogganoye.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International