ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
Курса–Почмак мәктәбе физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов кебек 50 яшьлек юбилеен үткәргән кеше юктыр, мөгаен.

arsk.tatarstan.ru
Арча педагогика көллиятенең 3 курс студенты Рифат Гайнетдинов 2013–2014 уку елы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Карары белән махсус дәүләт стипендиясенә лаек булды.

arsk.tatarstan.ru

Әңгәмә барышында яшьләргә Әфганстан сугышында катнашкан 8 авылдашыбыз турында мәгълүмат бирелде, аларның тормыш юллары турында сөйләнде.  


tulachi.tatarstan.ru
Эшмәкәрләрнең семинар–киңәшмәсен “Алгарыш” эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Назыйм Сибагатов алып барды. Казаннан республиканың районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләүче бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин, Татарстанның эшмәкәрләргә ярдәм итү үзәге җитәкчесе урынбасары Лариса Парфенова кайтты. Анда район икътисад бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Шәрәфетдинов катнашты.

arsk.tatarstan.ru
Сугыш елларында авыл халкы җилкәсенә зур авырлыклар төшә. Хатын-кызларга, картларга һәм балаларга ачлык, ялангачлык, төрле авырулар, чарасызлык, караңгыдан караңгыга кадәр авыр хезмәт, кыскасы, барысын да татырга туры килә. Еллар үтү белән сугыш чорыннан ерагаябыз. Шуңа да карамастан, ул чорда кичерелгән авырлыклар халык хәтерендә мәңге саклана.

tulachi.tatarstan.ru
25 февральдә сәгать 10нан 13кә кадәр район хакимияте бинасында (Совет мәйданы, 14 йорт) Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлар берлеге” Гомумроссия җәмәгать оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе белән берлектә пенсия, гаилә, торак, мирас хокуклары һәм милек турында бәхәсле мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: (843) 279–25–99, 279–25–02.

arsk.tatarstan.ru
Арча районы җәмәгать суды Киров өлкәсендә туган, хәзер Яңа Чүриле авылында яшәүче 28 яшьлек Сергей Ефремовка карата РФ Җинаять кодексының 116нчы маддәсе 1нче бүлегендә каралган җинаять ясауда (кыйнау һәм башка көч кулланып ясалган гамәл) эш карады.

arsk.tatarstan.ru
Бәйге башында 9-11 сыйныф егетләре мылтык сүтеп җыю буенча үзләрен сынадылар, җиңүче булып 11 сыйныф укучысы Фаттахов Фиргат билгеләнде. Ә маршировка нәтиҗәләре түбәндәгечә: 9-11 нче сыйныфлар арасында 1урын- 11 класс, 2 урын -9 класс, 3 урын-10 сыйныф; 5-8 класслар арасында 1 урын -5, 8 класслар, 3 урын-6,7 класслар.

tulachi.tatarstan.ru
Төзелеш материалы кирәк булса нишлисең инде — кибеткә барасың да акчаңны түләп сатып аласың. Шөкер, хәзер бөтен әйбер бар.

arsk.tatarstan.ru
“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсының бүген, 20 февральдә Алексеевскида уза торган зона турында Нурлат делегациясе дә катнаша.


nurlat.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International