Иске Җөри балалар бакчасында Муса Җәлилнең туган көненә карата бәйрәм иртәсе үткәрелде. Тәрбияче, Галимуллина Наилә Миннебай кызы, балаларга шагыйрьнең тормыш юлын: кайда яшәвен, кем тәрбияләвен, балачак елларын, шулай ук сугыштыгы батырлыкларын сөйләде. Балалар шагыйрьнең шигырьләрен тыңладылар, җырларын җырладылар.
17 февраль көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең вокал бүлеге укучылары “Яңа гасыр” ТРК оештырган “Җырлы-моңлы балачак” конкурсының 1 этабында булып кайттылар.
Тукай муниципаль районының дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ягез әле, егетләр" дигән бәйге узды. Анда 16 яшьүсмер катнашты.