ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
2015 елның 21 февралендә 9.00 сәгатьтә "Актаныш" универсаль спорт комплексында белем бирү оешмалары арасында бадминтон буенча турнир булачак.

aktanysh.tatarstan.ru
Районыбызда шактый еллар уткәрелеп килүче җитәкчеләр спартакиадасы  быел  22  февраль  көненә билгеләнгән

aktanysh.tatarstan.ru
Спартакиада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре, мөгаллимнәр арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру максатыннан, оештырыла.

aktanysh.tatarstan.ru
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгатенең еллык эш нәтиҗәләре һәм киләсе елга бурычлары турында йомгаклау коллегиясе икенче ел рәттән Казан ярминкәсендә узуы тикмәгә түгел.

aktanysh.tatarstan.ru
Салкын тиеп авырганда чирне аяк өсте генә үткәреп җибәрергә күнеккән халык без. Балаларны да, терелер-терелмәс, мәктәпкә, бакчага илтәбез. Табиблар, йогу куркынычы булу сәбәпле, ятып дәваланырга куша. Үз вакытында яхшылап дәваланмау да авыруның озакка сузылуына китерә.

aktanysh.tatarstan.ru
19 нчы февраль көнне Киров урта мәктәбе укытучылары Минзәлә педагогия колледжында  Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышлап уздырылган III нче Бөтенрәсәй фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.

aktanysh.tatarstan.ru
“Алнас” заводы 2014 елда нефть чыгару өчен үзәктән кудырулы электр насослары эшләп чыгаруны 2013 ел белән чагыштырганда ике тапкыр арттырды.

almetyevsk.tatarstan.ru
Кичә Спас муниципаль район башлыгы К.А. Нугаев районда төзелеш объектларын карап чыкты һәм подряд оешмалары, район учреждения җитәкчелэре белән берлектә районда төзелеш объектлары буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә төзелү срокларының үтәлеше, капитал ремонт эшләре, культура көнкүреш торак объектларын һәм халыкны тузган торактан күчерү каралды.

spasskiy.tatarstan.ru
Татарстан эш хакы түләүдә бурычлар ягыннан Идел буе федераль округында икенче урында тора. 2015 елның 1 февраленә бурыч 63,9 миллион сум җыелган. Бу яклап Түбән Новгород өлкәсе генә бездән алдарак – аларның күрсәткече 78,6 миллион сум.

almetyevsk.tatarstan.ru
Ел башыннан Әлмәт районы “Халык контроле”ндә чыккан хәбәрләр саны буенча лидерлык позициясен биләп тора.

almetyevsk.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International